16 ноябрьдә Балтач районының Комаров-Завод авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүдүдә Исламова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы агрономы Рәис Сафиуллин да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мәүдүдә Гарифулла кызы озак еллар колхозда эшләгән. Ул биш бала тәрбияләп үстергән, ун оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта юбиляр улы гаиләсендә яши.