Балык Бистәсе "Доверие – Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең пенсия яше алдындагы хезмәткәрләре өстәмә профессиональ белем ала. Укуларны "Ворлдскиллс Россия" берлеге тормышка ашыра.
"Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге программаны 2019 елның мартыннан "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан тормышка ашыра. Программаның максаты - хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче белемнәр, компетенцияләр һәм күнекмәләрне булдыру яки үстерү өчен профессиональ укытуны, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру юлы белән пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү.
Бүгенге көндә "Доверие – Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең пенсия яшендәге 15 хезмәткәр белем ала.