Теләче районының "Чишмә" комплекслы социаль үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 146 өлкән яшьтәге кеше теркәлгән. Алар 19 социаль хезмәткәр карамагында. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәткәрләр инновацион технологиялар куллана.
Бүгенге көндә социаль хезмәткәрләр фототерапия технологиясен оста файдалана, бу исә өлкән яшьтәге гражданнарның рухи тормышын баетуга, социаль һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, аларның коммуникатив күнекмәләрен һәм тормыш белән кызыксынуга мотивациясен үстерүгә ярдәм итә.
Социаль хезмәткәрләр исәптә торган өлкәннәр белән гаилә альбомнары, элеккеге фотографияләр белән таныша. Картлар яшьлекләрен искә төшерә, мондый кунекмәдән сон аларның физик һәм психологик хәле яхшыра, эмоциональ киеренкелек кими.
Инновацион технологияләр куллану хезмәт күрсәткән өлкән яшьтәге гражданнарга уңай тәэсир итә.