ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәт районының "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ю.Казакова "Балалар белән рәхимсез мөгамәлә тарихы һәм бүгенге торышы" исемле лекция укыды.

Бөгелмә районының "Ялкын" приютында ата-аналар һәм балалар өчен "Низаг чишүнең оттышлы ысулы" исемле тренинг узды.

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре сенсор бүлмәсендә өлкәннәр белән чираттагы психологик дәрес уздырды.

15 ноябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә кадровик көне узды. "Баулюкс" ҖЧҖ кадрлар хезмәте вәкиле хезмәт базарындагы вәзгыять белән танышты, кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алу белән бәйле сорауларга җаваплар алды.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына алыначак. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Кайнар элемтә телефоны: 8 (843) 557-21-25 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).

Татарстанда беренче бала тапкан 1 685   яшь ана һәм өченче баласы туган  330 хатын-кыз 2019 елның 15 ноябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

15 ноябрь  көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә I һәм II коррекцион төркем балалары катнашында "Сәламәтлек сукмагы" дигән спорт бәйрәме үткәрелде.

Арчадагы “Өмет чыганагы” балалар тернәкләндерү үзәгендә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты – үсеп килүче яшь буында кыю, батыр солдат булу теләге уяту, аларда патриотик хисләр тәрбияләү, ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, мөhимлеген аңлату.

Халыкара толерантлык көне алдыннан 8-нче номерлы балалар китапханәсе Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә балалар өчен "Без бердәм, димәк җиңелмәс" дип исемләнгән игелек һәм дуслык дәресе уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International