Россиядә Театр елы уңаеннан Баулы интернат-йортында социаль эшләр буенча белгеч Р. Вәгыйзова һәм тәрбияче Л.Билалова социаль хезмәт алучылар белән берлектә театрның кызыклы төре - шәүлә театрына персонажлар әзерләү буенча эш алып барыла.
Шәүлә театры - сәнгатьнең гаҗәеп һәм тамаша төре, бу театр 1500 ел элек Азиядә барлыкка килгән. Кытай - шәүлә театрының ватаны булып санала. Шәүлә театры - кызыклы формада театр белән танышырга, социаль хезмәт алучылар фантазиясен күрсәтергә, сөйләм активлыгын үстерергә ярдәм итәчәк. Театрлаштырылган эшчәнлекнең әлеге төре бик актуаль. Спектакльләрдә катнашып һәм аларны әзерләүдә иҗади сәләтләр үсә, шулай ук аралашуда кыенлыклары булганнарга ярдәм итә, бармакларның вак моторикасын үстерә.
Әлеге методик кулланма социаль хезмәт алучылар өчен файдалы булачак, аны индивидуаль эштә дә, төркемләп тә кулланырга мөмкин.