Ноябренең икенче декадасы Зәй муниципаль районында социаль-негатив күренешләрне, хокук бозуларны булдырмау, наркотикларсыз сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау буенча шәһәр атналыгы буларак билгеләп үтелде.
"Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютка Аксубай районының "Ориент" эзтабарлар отряды чакырылган иде. Җитәкче А.Чернышева җитәкчелегендәге отряд әгъзалары балаларга эзтабарлар отряды эшчәнлеге, экспедицияләр һәм эзләнү чаралары турында сөйләде.
Эльмира Зарипова Биектау районында яшәүче хатын-кызны беренче баласы туу белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Сәламәтлек марафоны” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә булып кайттылар.
Һөнәри юнәлеш бирү эше уңаеннан Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен "Һөнәрләр навигаторы" дип исемләнгән күңелле уен үткәрелде.
Шушы көннәрдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара сукырлар көненә һәм Бөтендөнья игелек көненә багышланган чара узды.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Дарья Миронова белән берлектә Халыкара толерантлык көненә багышланган "Толерантлык ул - тынычлыкка юл" дигән темага мәдәни-агарту чарасы үткәрде.
15 нче ноябрьдә “Үз-үзеңә психолог” программасы уңаеннан Тукай муниципаль районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова тарафыннан Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Үз-үзеңне бәяләү” дигән темага дәрес уздырды.
"Олы буын" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан өлкәннәрнең ялын оештыру, кәефен яхшырту өчен "Барс Медиа" компаниясе "Мин – игелек эшләүче" иҗади хәрәкәте белән берлектә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Музыкаль тарихлар" дигән концерт программасы тәкъдим иттеләр.