Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы үзәк белгечләре рейд үткәрә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Югары Осланның "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Куралово авыл җирлеге башлыгы В.Квашнева  белән берлектә шушы авыл җирлегендә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерде.

Биредә 9 күп балалы гаилә бар. 4 се гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә теркәлгән, 3 се социаль куркыныч хәлдә. Рейд барышында гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырылды.

Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре кичке рейд вакытында көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм алкоголь продукциясен куллануның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Белгечләр 27 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 11 гаиләдә булдылар.

Шулай ук белгечләр  янгын кисәтү җайланмаларының төзеклеген дә тикшерде. Барлык гаилә әгъзалары белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Барлык гаиләләргә дә белешмәлекләр тапшырылды.

Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International