Чистайдагы катнаш азык заводы хезмәт хакы буенча 1,6 млн сумнан артык бурычын түләде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Чистай муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Мөгезле эре терлек үрчетү һәм фермаларда асралучы терлекләр өчен әзер азык җитештерү белән шөгыльләнүче "Чистай катнаш азык заводы" ҖЧҖ 87 хезмәткәре алдында  1 675,05 мең сумлык әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International