Югары Ослан муниципаль районы “Өмет утраучыгы“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Югары Осланның авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына диспансеризация үткәрү өчен китерә.
Халыкны диспансерлаштыру программасы куркыныч авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм алар белән үз вакытында көрәш башлау максаты белән медицина тикшерүләренең тулы күләмен алырга мөмкинлек бирә.
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар диспансеризация узу өчен медицина оешмаларына "LADA Largus" автомобилендә китерелә.
Медицина оешмаларына 474 өлкән яшьтәге гражданнарны китерү планлаштырыла. Бүгенге көндә 316 өлкән буын вәкиле китерелгән инде.