"Әниләргә бүләк" - "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне алдыннан Казан шәһәренең "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Әниләргә бүләк" дигән мастер-класс узды. Мастер-класс Әниләр көненә багышланган иде.

Дәресне Константиновкамәдәният йортының "Кул эшләре остаханәсе" җитәкчесе — Ландыш Хантимерова үткәрде. Тәрбияләнүчеләр декоратив открыткалар ясады, кәгазь белән эшләргә өйрәнделәр.

Дәрес балаларда әти-әниләргә рәхмәт хисләрен үстерүгә ярдәм итте. Кәгазь белән эшләү кулларның вак моторикасын яхшыртты. Балалар үз әниләренә шатлык белән ясалган открыткалар бүләк итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International