Чистайда балигъ булмаганнар белән профилактик дәрес узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Бөтенроссия хокукый ярдәм көне уңаеннан Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга "Нәрсә ул җаваплылык..." дигән темага профилактик дәрес үткәрде.

Әлеге профилактик дәреснең максаты һәм бурычы булып балигъ булмаганнарның җаваплылыгы турында төшенчә формалаштыру, законга карата җаваплы караш тәрбияләү тора.

Дәрес барышында күрсәтмә мисаллар китерелде, төрле хәлләр каралды. Балигъ булмаганнар фикер алышуда актив катнашты, белгечләрнең компетентлы җавапларын алдылар.

Дәрес ахырында балаларга "Балалар ышаныч телефоны" дигән темага буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International