"Өмет чаткысы" балалары тимер юл һөнәрләре белән таныша

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 20 ноябрьдә Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Арча тимер юл вокзалына сәяхәт кылды.

Балаларны  биредә каршы алдылар, вокзал турында сөйләделәр һәм тимер юлчы һөнәре белән таныштырдылар. Вокзал башлыгы вазыйфаларын башкаручы Регина Кәримова, аның ярдәмчесе Эльвира Әбсәләмова балаларга тимер юл вокзалында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, касса яки терминал аша билет сатып алу ысулларын аңлатты.

Реабилитантлар поездларның ничек йөрүен карады, тимер юлларны аркылы чыкканда, бары тик махсус урнаштырылган һәм моның өчен җиһазландырылган урыннарда гына мөмкин. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы, тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра, балаларда төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну һәм ихтирам тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International