Олы буын һәм инвалидларны озак карау проекты системасын гамәлгә ашыру уңаеннан “Ышаныч - Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 7 ноябрьдән социаль хезмәткәрләр укый башланды. Беренче төркемдә 12 кеше катнаша. Укуларны “Картлык шатлык” хәйрия фондында белем алган тренер Гөлфизә Әмирулла кызы үткәрә.
Дәресләрдә социаль хезмәткәрләр мобильлекләре чикләнгән кешеләрне карау принциплары һәм имин йөртү нигезләре, озак вакыт урын-җир режимы белән бәйле хаталарны булдырмау, кичектергесез халәтләрдә беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен өйрәнә.