Шәле авыл җирлеге - Питрәч муниципаль районында халык саны буенча иң зур җирлекләрнең берсе. Аның территориясендә 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк 485 кеше яши.
20 ноябрьдә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проектын гамәлгә ашыру уңаеннан "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Шәле табиблык амбулаториясе белән берлектә диспансеризация узу өчен 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк 22 гражданны китерде.