Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны көн саен медицина учреждениеләренә китерә.
Өлкәннәрне йөртү махсуслаштырылган автомобильдә башкарыла.
Ерак авылларда яшәүче һәм сәламәтлекләре какшаган кешеләр медицина учреждениеләренә илтү өчен бушлай транспорт бирү кебек хезмәткә күптән мохтаҗ. Поликлиникага кадәр һәркем мөстәкыйль рәвештә барып, диспансеризация уза алмый.
Мондый эшнең әһәмияте, диспансерлаштыру башлангыч стадияләрдә сәламәтлекнең төрле патологияләрен ачыклауга ярдәм итә, бу өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын озынайтуга китерә.