"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә балалар әниләр өчен открытка ясады

2019 елның 22 ноябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә 21 ноябрь көнне 13-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре бүлеге мөдире Э. Сөнгатова, сәнгать бүлеге педагоглары Р.Салахиева,  Е. Кураева яраткан әниләренә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мастер класста 15 инвалид бала катнашты.

Педагоглар балаларга үз куллары белән ясалган открытканың вак-төяк түгел, ә күңелле бүләк булуын аңлаттылар.

Мондый, үз куллары белән ясалган открытка әнигә, һичшиксез, ошар, чөнки бала  аны мөстәкыйль ясаган, хәтта аңа өлкәннәр ярдәм итсә дә.

Мастер-класста катнашучыларның һәрберсе үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтте, эшне пөхтә һәм зур кызыксыну белән башкарды.

Котлау открыткасында балалар әниләрен ярату һәм назлау сүзләрен яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International