"Кояшкай" үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә 20 ноябрьдә "Заман" яшьләр үзәге белгече Айгөл Витальевна сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара үткәрде, анда 17 инвалид бала катнашты.

Башта Айгөл балалар белән сәламәт яшәү рәвешен алып баруның файдалы гамәл генә түгел, ә модалы мавыгу да, дип аңлатты. Сәламәтлек-ул безгә бирелгән  бүләк, шуңа күрә аны кечкенәдән теләсә нинди ысуллар белән кадерләргә һәм сакларга кирәк.

Балалар рәхәтләнеп табышмакларга җавап бирде, кызыклы уеннар уйнады, сәламәтлекнең нәрсә икәнен кабатладылар, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыкладылар.

Чара ахырында Айгөл барлык балаларга да актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да татлы бүләк өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International