Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Әниләр көне алдыннан чаралар уза

2019 елның 22 ноябре, җомга

21 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан "Бу - минем әнием!" рәсем конкурсы оештырылды.

Барлык әниләр дә портретларда төрле килеп чыкты. Әмма алар барысы да үзенчә матур иде, чөнки балалар үз рәсемнәрендә әниләренә булган мәхәббәтнең бөтен көчен тапшырды.

Түбән Кама "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 нче санлы социаль участогында социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 24 бала өчен "Минем әнием - иң яраткан кешем" дигән чара үткәрде. 

Дәрес Әниләр көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә белән башланып китте. Шуннан соң катнашучыларга "Ералаш" тапшыруын искә төшеререгә тәкъдим ителде, анда балалар җырлады һәм әниләре турында сценкалар күрсәтте. “Җылы сүзләр" уенында балалар түгәрәккә басты, назлы сүз әйтеп кулларында булган шарны янәшәсендәге күршесенә тапшырдылар. "Әни сүзе иң беренче сүз" җырын башкарганнан соң, катнашучылар әни турында мәкальләрне искә төшерде, анда мәкальнең башын белгеч әйтсә, икенче яртысын балалар дәвам итте.

Соңыннан балалар бер-берсенә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен күрсәтте, алар аны бәйрәм көнне  әниләренә бүләк итәчәкләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International