"Веста" белгече балалар өчен "ТАССРның алтын гасыры" дигән чара үткәрде

2019 елның 22 ноябре, җомга

"Татарстан – минем горурлыгым" программасы уңаеннан "Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 6 нчы санлы социаль участокта кече яшьтәге мәктәп балалары арасында "ТАССРның алтын гасыры" дип аталган дәрес үткәрде. Максат: татар халкы мәдәниятенә кызыксыну уяту, кул эшләре ясау юлы белән иҗади сәләтне үстерү.

Белгеч дәресне Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын бәян итүдән башлап җибәрде.  1920 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы декрет имзалана. Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама кебек шәһәрләр барлыкка килә һәм чәчәк ата. 1992 елның 7 февраленнән - Татарстан АССР Татарстан Республикасы (Татарстан) дип үзгәртелә.

Татарстан - халык күп яши торган республикаларның берсе, составы буенча ул күп милләтле. Биредә татарлар, руслар, керәшеннәр, марилар, чуашлар, удмуртлар һәм башка халыклар яши.

Видео аша балалар республиканың истәлекле урыннары турында искә төшерде. Татарстан Республикасы тарихында онытылмас эз калдырган күренекле шәхесләр турында сөйләштеләр.

Дәрес ахырында балаларга алдагы юбилейга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына открытка ясарга тәкъдим ителде. Балалар открыткалар ясауда иҗади сәләтләрен күрсәтте. Эшләр чын-чынлап бәйрәмчә килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International