23 ноябрьдә Татарстан башкаласында гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак. Чара 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр "Мега" сәүдә үзәге бинасында узачак.
Ярминкәдә шәһәрнең 28 эш бирүчесе катнашачак: "Комфортел" АҖ, Арзамас механикалаштырылган инфраструктура дистанциясе, "3 нче Казан икмәк заводы" АҖ, "Метроэлектротранс" МУП һәм аның структур бүлекчәләре, "Казан тегермәне" ҖЧҖ, "Тандер" АҖ "Магнит" кибете, "Нәфис-Биопродукт" АҖ, "Ак Таш" ҖЧҖ, "Казан сөт комбинаты" ҖЧҖ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ һ. б.
Вакансияләр ярминкәсе мәгълүмати-консультатив характерда, килүчеләр өчен барлык хезмәтләр бушлай. Чара барышында эшкә урнаштыру, һөнәри белем, һөнәри юнәлеш бирү, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте компетенциясенә караган башка сораулар буенча консультацияләр алырга мөмкин. Казанлыларның шулай ук пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсияне формалаштыру, пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге дә булачак.
Килүчеләр игътибарына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең компьютер базасында булган 16 меңнән артык вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Барлык теләүчеләр дә үзләрен кызыксындырган вакансияләр белән таныша һәм мәгълүмат алачак. Шулай ук басма продукция дә тәкъдим ителәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе кысаларында эшсез гражданнар белән генә түгел, эш эзләүче һәм аны алыштырырга теләүчеләр белән дә тиешле консультатив эш башкарылачак.