Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламләү көне" дигән балалар бәйрәме узды. Балалар дөньяның иң эре илләренең традицион сәламләве турында белде. Милләтара сәламләү мәгънәсе бертөсле — очрашканда кешеләр бер-берсенә игелек һәм сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар тели.
Балаларга Бөтендөнья сәламләү көне турында сөйләделәр. Бу бәйрәмнең төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын тынычлыкны саклау өчен шәхси аралашуның мөһимлегенә юнәлтү. Теләсә нинди конфликтларны бары тик яхшылык белән генә хәл итеп була бит.
Әлеге чара балаларда толерантлык һәм үзара дуслык тәрбияләргә ярдәм итә.