"Астра" үзәгендә “Дөньяда нинди үзгәрешләр бара” мәгълүмат сәгате

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяда нинди үзгәрешләр бара” дигән мәгълүмат сәгате үтте.

Чараның максаты табигатьтәге үзгәрешләрнең килеп чыгышы, көн белән төн, җирнең кояш тирәли ничек әйләнүе, җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе турында мәгълүматлар бирү, белемнәрне арттыру торды.

Балаларга шөгыль башында табышмаклар әйтелде, биремнәр бирелде. Ел фасылларының ничек үзгәрүе турында әңгәмә үткәрелде.

Шөгыль ахырында астрономия буенча видео – ролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International