"Интернет-челтәрдә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү" программасын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Марина Гатина тарафыннан "Әйләнә-тирә дөнья һәм мин" дигән дәрес уздырылды.
Әлеге чарада яшүсмерләрдә мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләргә, яшүсмерләрнең компьютерга бәйлелеге турында күзаллауларын визуализацияләүгә юнәлдерелгән күнегүләр кулланылды.
Дәрес ахырында яшүсмерләр "Компьютер" дигән рольле уенда актив катнашты, аның барышында балаларны компьютерга тартуга бәйле ситуациядән уңай чыгу юлларын эзләделәр.