27 ноябрь көнне Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Әниләр көненә багышланган "Барысы да әнидән башлана" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.
Социаль эш буенча белгеч Гөлгенә Галиәхмәтова үз чыгышын әниләрне сәламләүдән башлады.
Чара барышында әниләр турында җырлар башкарылды, барлык катнашучыларның кәефе күтәренке иде. "Әниемә матур сүз", "Әни нәрсә диде" дигән төрле бәйгеләр күңелле үтте.
Шулай ук барлык катнашучылар да бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай энергия һәм якты тәэсирләр алды. Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Чара ахырында һәр әнигә истәлекле бүләк тапшырылды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Киткәндә, әниләр канәгатьләнү хисләре hәм күтәренке кәеф өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.