"Наз" приюты балаларын юлда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләренә өйрәтәләр

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

25 нче ноябрь көнне  Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Надежда Шишкина 7-9 яшьтәге балаларга “Мин –җәяүле, мин  -пассажир, мин-машина йөртүче” исемле интеллектуаль уен уздырды.

Командаларга: «Җәяүле”, “Велосипед”,”Юл чаты”, “Җәмгыять транспорты” темалары буенча сораулар тәкъдим итте. Балалар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен бик яхшы күрсәтте. Алар юл һәм транспортта барлыкка килгән вакыйгалар  турында фикер алышты, уенда катнашучылар юл һәм транспорт кагыйдәләрен бозуның кайгы-хәсрәт китерүе турында чыгыш ясады. Уен ахырында  балалар  юлда уз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белү һәм аны үтәү, юл йөрүче һәр кеше куркынычсызлык булдырмау өчен бурычлы икәнлеккә дәлил итеп нәтиҗә ясады.

Уенда 8 тәрбияләнүче бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International