"Умырзая" үзәге белгечләре балалар һәм ата-аналарның уртак иҗади дәресләрен оештыра

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Ата-аналар белән балаларның бергәләп иҗади эш белән шөгылләнүе мөнәсәбәтләр арасында ышаныч тудыра. Өстәвенә, балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләүгә уңай тәэсир итә.

Бергәләп эшләүнең бер мисалы булып рәсем ясау торды.  29 ноябрь көнне "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә әлеге темага кагылышлы чара узды. Белгеч ярдәмендә әни һәм кыз рәсем ясау техникасында "Мәхәббәт агачы" диптих ясадылар.

- Рәсем ясау техникасы, әни белән бала арасында теге яки бу сәбәпләр аркасында ачылып бетмәгән хисләрнең байлыгын күрсәтә. Шулай ук бергәләп рәсем ясаганда  аларның никадәр ачык һәм якын мөнәсәбәттә булуын ачыкларга була,- дип сөйли Светлана Зайнуллина, социаль эш буенча белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International