"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә ата-аналарны вак моториканы үстерү алымнарына өйрәтәләр

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен “Вак моториканы үстерү күнегүләре” темасына консультация-практикум үткәрелде.

Әлеге консультациянең максаты – әти-әниләргә кулларның вак моторикасын үстерү буенча эш ысулларын һәм алымнарын күрсәтү, инвалид балаларны тернәкләндерү өлкәсендә грамоталылыкны арттыру һәм аларны уртак хезмәттәшлеккә җәлеп итү.

Башта ата-аналар вак моториканы үстерү өчен дидактик материалның төрләре белән танышты. Шулай ук алар өчен өй шартларында табарга һәм кулланырга мөмкин булган материалларның якынча исемлеге тәкъдим ителде.  

Ата-аналарны бигрәк тә төрле күнегүләр кызыксындырды: кыстыргычлар белән уеннар, "Көлбикә" уены, ярмалар белән уеннар, Су-джок-терапия, график күнегүләр. Соңыннан "Бармак уеннары" темасына уен-тренинг үткәрелде.

Вак моторика күнекмәләрен үстерү бик мөһим, чөнки балаларның куллар һәм бармакларың төгәл хәрәкәт итүе аларга киенергә, рәсем ясарга һәм язарга, шулай ук бик күп төрле көнкүреш һәм уку-укыту гамәлләрен башкарырга ярдәм итәчәк. Бу юнәлештә системалы эш уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International