Республикада һәр елны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #ЮмартСишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция уңаеннан Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, волонтерлар хәрәкәте белән берлектә “Күңелле тарак” акция уздырды.
Акция уңаеннан 26 ноябрь көнне, шәхси әшмәкәр, парикмахер Г.С. Данилова мөмкинлекләре чикле балаларга хезмәт күрсәтте, аларның чәчләрен кисеп, прическа ясады. “Сабыйларга яхшылык эшләгәч, күңелдә канәгатьләнү хисе туа. Бик рәхәт булып китә”, - ди Галина.
Бу дөньяда һәркем булдыра алганча, изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләүдә күңелгә рәхәтлек бирә.
Изге эшләргә һәрчак урын бар. Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу-үзе зур бәхет. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр.