Казанда 2019нчы ел нәтиҗәләренең сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуның ХV республика бәйгесе лауреатлары һәм дипломантларын ТР Премьер-министры А. В. Песошин катнашында тантаналы бүләкләү булып узды.
2 декабрь көнне, Инвалидлар декадасы уңаеннан, Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт алучылар өлкәннәр һәм балалар арасында район спорт фестивалендә актив катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең "Ника" яшьләр клубы активистлары Марат Закиров җитәкчелегендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Брейн-ринг" интеллектуаль уенын үткәрделәр.
4 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгече Галиәхмәтова Гөлгенә, Питрәч муниципаль районының Советлар Союзы герое П.М.Гаврилов музееның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова белән берлектә мөмкинлекләре чикле пенсионерлар төркеме өчен экскурсия оештырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2020 нче елга эш максатлары һәм күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү тәмамланды.
Бөтендөнья Хәйрия көне #Юмарт сишәмбе 3 декабрьдә узды. Хәйрия көне кысаларында Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара уздырылды.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Унайлы мохит" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылган шәхси һәм төркемле дәресләрдә "Геометрия" конструкторы актив кулланыла.
1-10 декабрьдә Татарстанда ел саен Инвалидлар декадасы уза, аның кысаларында республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан төрле чаралар, акцияләр, очрашулар һәм концертлар уздырыла.
9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан иртәгә Казан Ратушасында тантаналы чара узачак, анда Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары катнашачак.
3 декабрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районы мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Дөнья яхшылыкка саклана" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Чара кунакларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов мөрәҗәгать итте. Ул барысына да киләчәккә ышаныч, игътибар, игелек һәм иминлек теләде.