Инвалидлар декадасында республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан хәйрия чаралары үткәрелә

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

1-10 декабрьдә Татарстанда ел саен Инвалидлар декадасы уза, аның кысаларында республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан төрле чаралар, акцияләр, очрашулар һәм концертлар уздырыла.

Биектауның "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт үзәге тарафыннан инвалидларга 80 продукция җыелмасы таратылды.

Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен өйдә бәйрәм оештырды.

Бүгенге көндә "Шәфкать" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә 59 сәламәтлләре чиклеләр бар. Аларның һәркайсы кайгыртучанлыклары һәм игътибары өчен социаль хезмәткә рәхмәтле.

Декада кысаларында Югары Ослан районы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район мәдәният йорты базасында "Игелек юлы" дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды. Балалар өчен суда картиналар ясау буенча мастер-класс оештырылды. Шулай ук балалар "Летучий корабль" мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International