"Изгелек" үзәге карамагындагылар интеллектуаль уенда катнашты

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең "Ника" яшьләр клубы активистлары Марат Закиров җитәкчелегендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Брейн-ринг" интеллектуаль уенын үткәрделәр.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле кешеләрнең культура дәрәҗәсен үстерү һәм аларның ялын оештыру, интеллектуаль уеннарны популярлаштыру.

Инвалидлар декадасы кысаларында "Брейн-ринг" интеллектуаль уены Татарстан Республикасы инвалидларының "Спорт хәрәкәте" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, "Үсеш Ресурс" инвалидларны тернәкләндерү академиясе рәисе Әсхәт Галиев, "Нур" яшьләр үзәге рәисе Полина Трянина ярдәме белән шәһәр күләмендә узды. Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев чараның хөрмәтле кунагы булды, ул катнашучыларны сәламләде, хуплады һәм лаеклы җиңү теләде.

Әлеге чарада Яр Чаллы җирле оешмасының  мөмкинлекләре чикле уенчылардан торган командалар, 86 нчы номерлы "Өмет" интернат-мәктәбе һәм "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәге катнашты.

Финал уенының сораулары һәм биремнәре катлаулы булды,  шуңа күрә командалар үз җавапларын бик җентекләп тикшерде. Мәктәп-интернаттан килгән укучылар командасы яхшы белемнәре һәм эрудицияләре белән аерылып тордылар,  жюри аларга 1 нче урынны бирде.

 Андрей Ганиев елның иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды.  Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чарада барлыгы 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International