Балык Бистәсе районы башлыгы Халыкара инвалидлар көнендә барысына да игътибар һәм игелек теләде

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

3 декабрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районы мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Дөнья яхшылыкка саклана" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Чара кунакларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов мөрәҗәгать итте. Ул барысына да киләчәккә ышаныч, игътибар, игелек һәм иминлек теләде.

Районның урта гомуми белем бирү мәктәпләре, фермер хуҗалыклары ярминкәгә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Декоратив-гамәли сәнгать    осталары күргәзмәсендә Фаттахова Рәмзия, Потапова Татьяна, Алиев Эльман, Сунгатуллин Ильшат, Гайнутдинова Гөлнара, Мозохина Людмила, Букин Вячеслав, Семенов Виталий үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм кунаклары чәй табыны артына чакырылды. Бу очрашу тагын бер кат үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен бернинди киртәләр булмавын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International