Казанда 2019нчы ел нәтиҗәләренең сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуның ХV республика бәйгесе лауреатлары һәм дипломантларын ТР Премьер-министры А. В. Песошин катнашында тантаналы бүләкләү булып узды.
ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү буенча Совет карары белән "Эшлекле камиллек" номинациясенең "250дән артык эшчеләр саны булган оешмалар" категориясендә Совет Мактау кәгазе белән ДАСХКУ "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге", ә "250дән ким эшчеләр саны булган оешмалар" категориясендә ТР Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районы ДАСХКУ "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" бүләкләнде. Бүләкләр оешмаларга продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәм шулай ук сыйфат белән идарә итүдә югары нәтиҗәле ысулларны керткән өчен бирелделәр.