ТР Хезмәт министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен 7 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2020 нче елга эш максатлары һәм күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проектны тормышка ашыру уңаеннан үткәрелде. Беренче этап барышында министрлык тармак белгечләреннән, иң мөһим юнәлешләр һәм якын арада эш индикаторларыннан тәкъдимнәр җыйды.

Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 16 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 429 кеше тавыш бирде. Татарстанлылар фикеренчә, иң мөһим өчлек мәсьәләләр түбәндәгечә: хәерчелеккә каршы көрәш, эшсезлек үсешенә юл куймау, аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International