Казанда Ватан геройлары көненә багышланган чаралар узачак

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан иртәгә Казан Ратушасында тантаналы чара узачак, анда Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары катнашачак.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 30 ватан герое яши, шул исәптән 1 Советлар Союзы герое, 3 Россия Федерациясе герое, 1 Россия Федерациясе Хезмәт герое, 20 Социалистик Хезмәт герое, 5 Хезмәт Даны Орденының тулы кавалеры.

1999 елдан республикада "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешмасы эшли. Социалистик Хезмәт герое Газинур Хәйруллин җитәкчелегендә оешма батыр сугышчыларның хәтерен саклап калу һәм мәңгеләштерү турында гына кайгыртып калмый, геройларга, аларның гаиләләренә дә ярдәм итә, яшьләрне патриотик, әхлакый, рухи яктан тәрбияләү белән дә шөгыльләнә. Бу юнәлештә Әхәт Юлашев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты да зур эш башкара.

Анда балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары, шул исәптән Казан суворов хәрби училищесы укучылары да катнашачак.

11.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар салу тантанасы була. Аннары Казан Ратушасында Ватан Геройларын һәм һәлак  булган геройларның гаилә әгъзаларын тантаналы кабул итү узачак. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International