Бөтендөнья Хәйрия көне #Юмарт сишәмбе 3 декабрьдә узды. Хәйрия көне кысаларында Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара уздырылды.
"Яшәү шәп!" интернат-йортка 3 нче гимназия һәм 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары килде. Чарада 1нче территориаль иҗтимагый совет җитәкчесе Валерий Ваганов катнашты. Ул актив спортчы-инвалидларга азык-төлек пакетлары тапшырды.
Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы "Юлдаш" интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен шәһәр музеена хәйрия экскурсиясе оештырды. Юлдашлылар шәһәр тарихы, күренекле шәхесләр-якташлар белән таныштылар.