ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа Чишмә интернат-йортында Инвалидлар декадасында бик күп чаралар уза: инвалидлар арасында өстәл уеннары буенча ярышлар, викториналар, мастер-класслар, концертлар, китап күргәзмәләре. Инде 2 декабрьдә үк интернат-йортка район мәдәният йорты артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбе педагоглары концерт белән килделәр.

2019 елның 4 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 690  эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 44 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.

Чистайда соңгы мәгълүматларга караганда, рәсми рәвештә теркәлгән 207 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 6 кешегә кимрәк.

Бүген Лениногорск районында урнашкан "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәдҗанова Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Сыйфат өчен премияләренә XV ачык республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасында катнашты.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, үзәк белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында "Ачык ишекләр көне"оештырдылар.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Питрәч муниципаль районының авыл җирлекләрендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концертлар, очрашулар узачак.

3 декабрьдә Россиядә хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе" иҗтимагый инициативасы кампаниясе узды.

3 нче декабрьдә Тукай районы башкарма комитетында балигъ булмаганнар, шул исәптән ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан инвалид балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне оештырылды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Чистай районында традицион рәвештә "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорт һәм психоневрологик интернатның уртак чаралары уздырыла. Быел 3 декабрьдә психоневрология интернаты юлдашлыларны әдәби балга чакырды.

3 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан оештырылган "Игелек күп булсын" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International