ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

6 декабрьдә Буа мәшгульлек үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышлап, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.

1-10 декабрендә Питрәч муниципаль районында инвалидлар Декадасы старт ала. 6 декабрендә Питрәч авылы район үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чиклеләр өчен спартакиада булып узды.

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Бөтендөнья хоккей көненә багышланган интерактив дәрес узды.

5нче декабрь көнне "СемьЯ" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән булып кайттылар.

 6 нчы декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең "Үз кулларың белән могҗизалар" дип исемләнгән иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бу көнне ВИЧ-инфекциясенә аноним һәм түләүсез тест узудан тыш, вирус һәм аны профилактикалау турында күбрәк белә алалар.

"Ныклы гаилә" программасы һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Тарих альбомы ачылды. Минем кече ватаным - Шурняк авылы" циклы башланды. Ул үзәк авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.

5 декабрьдә Лениногорск мәшгульлек үзәге, Инвалидлар декадасы кысаларында, Лениногорск политехник колледжында вакансияләр ярминкәсе уздырды, ул шулай ук физик мөмкинлеге чиклеләр өчен дә булды.

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Мин үз эшемне яратам" дигән фотоконкурс җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Баулының "Гаилә" приютында тәрбияләнүчеләр, үзләренең педагоглары белән "Сезгә игелек һәм шатлык бүләк итәбез" дигән концерт программасы белән Баулы өлкәннәр һәм зәгыйфләр интернат-йортында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International