Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Мин үз эшемне яратам" дигән фотоконкурс җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Конкурска 80нән артык фото эш керде, шуларның 15е төрле номинацияләрдә иң яхшылар дип табылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар тапшырылды.