Баулының "Гаилә" приютында тәрбияләнүчеләр, үзләренең педагоглары белән "Сезгә игелек һәм шатлык бүләк итәбез" дигән концерт программасы белән Баулы өлкәннәр һәм зәгыйфләр интернат-йортында булды.
Приютта тәрбияләнүчеләр социаль хезмәтләр алучыларны үзләренең якты чыгышлары белән сөендерде. Катнашучыларның чыгышлары шулкадәр көчле булды, залда елмаюсыз утыручы бер генә кеше дә юк иде.
Балалар чын мәгънәсендә күркәм гамәл башкарды. Чара азагында балалар әби-бабайларыбызга үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен бүләк иттеләр һәм аларга нык сәламәтлек теләделәр. Өлкәннәр балаларга рәхмәт әйттеләр һәм алар белән бергә фотога төштеләр.