1-10 декабрендә Питрәч муниципаль районында инвалидлар Декадасы старт ала. 6 декабрендә Питрәч авылы район үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чиклеләр өчен спартакиада булып узды.
Ярышларда коррекция мәктәбе укучылары һәм төрле яшьтәге инвалидлар актив катнашты. Барлык катнашучыларда - актив тормыш позициясе булган кешеләр. Әлеге Спартакиада кысаларында шашка, кул көрәше һәм пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды. Сәламәтлекләрендә проблемалары булуга карамастан, ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар ярышларда актив катнаштылар, барлык вакыйгаларга карата зур кызыксыну белдерделәр. Бөтен омтылышлары җиңү.
Чара ахырында ярышларда җиңүчеләр истәлекле бүләкләр, грамота һәм медальләр, ә катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.