"Гаилә" приютында тәрбияләнүчеләр Баулы интернат-йортында кунакта

2019 елның 6 декабре, җомга

5нче декабрь көнне "СемьЯ" социаль приютында тәрбияләнүчеләр Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән булып кайттылар.

Балаларны җылы каршы алдылар. Балалар иң яхшы номерлар белән чыгыш ясады, чын күңелдән татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Чын күңелдән кабул итүләре hәм картларның рәхмәте приют балалары өчен зур бүләк булды.

Концерт азагында "СемьЯ" приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Мондый чараларның максаты булып өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт булдыру тора. Балаларда өлкән буынга карата мәрхәмәт тәрбияләү, аларны аңлау һәм аларга шатлык китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International