6 нчы декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең "Үз кулларың белән могҗизалар" дип исемләнгән иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль-мәдәни тернәкләндерү, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыруга, инвалидлыгы булган гражданнарга һәм аларның проблемаларына карата толерант мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән. Күргәзмәгә төрле техникаларда һәм жанрларда башкарылган 12 иҗади эш: бәйләү, сәйлән үрү, макрам, крест белән чигелгән картиналар һәм башкалар тәкъдим ителгән. Учреждениегә килүчеләр осталарның төрле кызыклы эшләнмәләре белән сокландырдылар, чөнки күргәзмәдәге экспонатларда кеше куңеленең кичерешләре бизәкләнгән иде.