Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бу көнне ВИЧ-инфекциясенә аноним һәм түләүсез тест узудан тыш, вирус һәм аны профилактикалау турында күбрәк белә алалар.
СПИДка каршы көрәш символы булып - кызыл тасма тора һәм бу өлкәдә бер генә акция дә аннан башка узмый. СПИДны аңлау символы буларак тасма 1991 елда АКШ рәссамы тарафыннан уйлап табылган. Бу көн - Җирдә яшәүче барлык кешеләргә ВИЧ-инфекцияле кешеләр - безнең барыбыз да кебек үк кешеләр.
Еш кына әлеге проблема үзебезгә яки туганнарыбызга, якыннарыбызга кагылган очракта гына без толерант була алабыз. Еш кына, аңа ярдәм кулы сузу өчен чит кешенең проблемаларын кабул итәргә акыл җитми.
Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре дә әлеге көннән читтә калмады. Шушы көн чикләрендә алар ВИЧ/СПИДның куркынычлыгы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мөмкин булган саклану ысуллары турында мәгълүмат бирү максаты белән балалар һәм яшүсмерләр белән профилактик чаралар уздырды.
Моннан тыш, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында «Веста» белгечләре ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләренең игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итүгә һәм аңа тискәре караш булдыруга юнәлтелгән берничә чара уздырдылар. Үзәк хезмәткәрләренә коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнар таләпләре аңлатылды.