ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

5 декабрь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен дә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Э-моция» иҗади инклюзив студиясен оештыручы һәм җитәкчесе Инесса Клюкинаны "Доброволец России – 2019" Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлый.

5 нче декабрь көнне Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүче гражданнар, шул исәптән мөмкинлекләре чиклеләр өчен эш бирүче көне узды.

Пенсиягә яшенә якынлашучы гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, 3 нчы декабрьдә  Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты вәкилләре, пенсия фонды, социаль яклау булеге, һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Яшел Үзән шәһәренең А.М. Горький заводы хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

Инвалидлар декадасында ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готович Ахметовның вәкилләре Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны бәйрәм - инвалидлар көне белән котлады. Барлык яшәүчеләргә ашамлык җыелмасы тапшырылды.

Шушы көннәрдә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы кош-корты үрчетү белән шөгыльләнүче "Племрепродукт" ҖЧҖ 65 хезмәткәре алдында 1 394,0 мең сумлык бурычын каплады.

Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды, ярышлар һәм конкурслар оештырылды, аларда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты.

Бөгелмәнең "Ялкын " приюты карамагындагы балалар мәрхәмәтлелек һәм игелек декадасын үткәрүне хуплады.

Декабрь башында, гадәттәгечә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы башланып китте. Бу декада кысаларында Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар 2 декабрьдә район мәдәният йортында декада ачылуга багышланган бәйрәм концертына барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International