"Ныклы гаилә" программасы һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Тарих альбомы ачылды. Минем кече ватаным - Шурняк авылы" циклы башланды. Ул үзәк авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды.
Китапханә хезмәткәре социаль хезмәт алучыларны авылның тарихы белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Әңгәмә мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр өчен "Кече Ватан уты" күргәзмә-экскурсиясе тәкъдим ителгән иде, анда халык традицияләре, бәйрәмнәр, керәшеннәрнең көнкүреше һәм тормыш рәвеше күрсәтелде.