6 декабрьдә Буа мәшгульлек үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышлап, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрелде.
Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең: “Буа машина төзү заводы”, Буа муниципаль районындагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, "Мелиоводстрой" ЧҖҖ, "Сетевая компания" ААҖ Буа электр челтәрләре филиалы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кадрлар буенча хезмәтчелекләре вәкилләре катнашты.
Чараның максаты – гражданнарга туры килүче эш табарга ярдәм итү. Килүчеләргә вакансияләр тәкъдим ителде. Алар арасында хезмәт бүлмәләрен җыештыручы, няня, инженер, кибетче, кондитер, пешекче, каравылчы, ярдәмче эшче һәм башка вазифалар бар иде.
Барлыгы вакансияләр ярминкәсендә егерме биштән күбрәк кеше катнашты.
Әңгәмә нәтиҗәләре буенча алга таба эшкә урнашу өчен 3 юллама бирелде.