Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова үзәк район хастаханәсендә бала көтүче хатын-кызлар белән очрашты.
Инвалидлар декадасы уңаеннан, Югары Ослан районы "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре хәйриячеләр белән берлектә Югары Ослан районы территориясендә яшәүче гаиләгә "Игелекле эшләр" акциясе оештырды.
2019 елның 11 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 648 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Чистайда соңгы мәгълүматларга караганда, рәсми рәвештә теркәлгән 189 эшсез кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 18 кешегә кимрәк.
8 нче декабрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яр Чаллы шәһәренең дельфинариенда чара уздырды.
10 нче декабрьдә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара, Заһидуллина Алия һәм Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә "Мин һөнәрләр дөньясында" яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа уңаеннан максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.
Иртәгә, 12 декабрьдә, Казанда шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә. Чара 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр "Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы" да түбәндәге адрес буенча узачак: Петербург ур., 52.
Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре берничә чара үткәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында 9нчы декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге 26 баласы өчен "Инклюзив среда" яшьләр берләшмәсе волонтерлары НП "КАМАЗ – автоспорт"ка экскурсия оештырды. Балалар "КАМАЗ – мастер" командасының 1988 елда нигез салынган тарихын белделәр.
Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге милли проектларны тормышка ашыруда актив катнаша.