Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре берничә чара үткәрде.
Волонтерлар белән берлектә адреслы социаль ярдәм күрсәтелде. Теләгән кешеләргә чәчтараш-универсал, Жакова Алсу чакырылган иде. Инвалидлыгы булган өйдә социаль хезмәт алучылар яшәү урыны буенча хезмәт күрсәтелде. Түбән керемле инвалидлар чәчтараш хезмәтен бушлай ала.
Декада кысаларында социаль хезмәткәрләр 2 төркем инвалид Вахтерова О.С. янында булды. Ул кунаклар өчен крючок белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде, үз эшләрен күрсәтте.
Декада нәтиҗәләре буенча төрле хезмәт төрләре буенча 50 дән артык инвалид катнашты.