Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Монолит" хокук бозуларны профилактикалау программасы буенча "Асылташ" исемдәге балалар киностудиясе эшли. Приютта тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр "Кешеләр өчен яшә - синең өчен дә яшәрләр" дип исемләнгән нәфис фильм төшерделәр.
Әгәр хатын-кыз йөкле булса, аның үзендә һәм гаиләсендә өстәмә борчулар туарга мөмкин. Алар декрет пособиесен түләмәү яки дөрес түләмәү, эш бирүченең эштән азат ителүе яки йөклелек аркасында эшкә алудан баш тартуы, сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтелү, иренең баласын танудан баш тартуы һәм алиментлар түләү белән бәйле. Нәкъ менә шушы мәсьәләләр буенча "Ләкләк көтәбез" клубы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина тарафыннан "Йөкле хатын-кызлар өчен юридик консультацияләр" дигән чара уздырылды.
Бүген Алексеевск муниципаль районына эш визиты уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кайгырту" социаль приютында булды.
10 декабрьдә Арча муниципаль районында инвалидлар декадасы тәмамланды. Ябылу тантанасын Мәдәният сараенда тантаналы концерт белән билгеләп үттеләр.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан, агымдагы елның 2 сентябреннән башлап, 65 яшьтән өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруны узу өчен медицина учреждениеләренә илтү гамәлгә ашырыла.
Инвалидлар декадасы азагында Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә район китапханәсе хезмәткәрләре кунакка килде.
"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә (Казан шәһәре) Казан дәүләт медицина университетының студентлары килде. Стоматология факультетының яшь медиклары балаларга тешләрне ничек чистартырга, теш җепләрен ничек файдаланырга кирәклеген сөйләделәр.
Ел саен уздырыла торган "Өмет җиле" Бөтенроссия конкурсы һәм "Талантлар салават күпере"республика конкурс-фестивале лауреатлары һәм дипломантлары инвалидлар декадасы ахырында интернатның акт залында бәйрәм концерты оештырды.
Инвалидлар декадасы уңаеннаен Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы курчак театры "Домок - теремок" исемле тамаша тәкъдим итте, анда 29 бала һәм 12 ата-ана катнашты.
10 нчы декабрь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында 259 кеше булган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.